Бөгелмә гербы космостан әйләнеп кайтты
Шәһәр һәм Республика көнен Бөгелмәдә "Bugulma Fest" фестивале белән билгеләп үттеләр. Беренчеләрдән булып тамашачы алдында Бөгелмә артистлары чыгыш ясады. Алар Техника йорты хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Голос Бугульмы" бәйгесе финалистлары һәм җиңүчеләре. Көчле тавышлары, төрле жанрда җырлаулары белән Бөгелмә кызлары, берәр җыр белән булса да, тамашачы күңелен яулап өлгерде. Алар артыннан...